news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары буран көтелү турында кисәтте

Иртәгә, 22 февральдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көнбатыштан килгән циклон республикага йогынты ясавын дәвам итә. Көн аязучан болытлы була. Төбәктә бераз кар явачак, көндез урыны белән уртача күләмдә.

Моннан тыш, Татарстанда, Казанны да кертеп, көннең якты вакытында буран чыгарга мөмкин, күз күреме 1-2 километрга кадәр кими. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан исә торган талгын җилнең тизлеге вакыт-вакыт секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Тәүлекнең караңгы вакытында республикада һава температурасы -9..-14 градус салкын була (Татарстан башкаласында -10..-12 градус). Көндезге сәгатьләрдә һава -3..-8 градуска кадәр (Казанда -6..-8 градус) җылына.

Синоптиклар фаразынча, атна уртасында һәм ахырында Татарстанга көчле явым-төшем, җил һәм буран киләсен «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100