news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары буран һәм -28 градуслы салкыннар турында кисәтә

Татарстан синоптиклары буран һәм -28 градуслы салкыннар турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ»

Иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстан территориясенең бер өлешендә начар һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Аерым алганда, төнлә һәм иртән республиканың көнчыгышында һава температурасы -25..-28 градуска кадәр түбәнәя.

Моннан тыш, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәктә, шулай ук Казанда кабат буран чыга, буран вакытында күз күреме бер-ике километрга кадәр начарая. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100