news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары буран, бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә

Һава торышы җылыну белән бергә республикага чираттагы циклон килә.

Татарстан синоптиклары буран, бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 гыйнварда, Татарстан территориясендә урыны белән буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, иртән һәм көндез бозлавык булу ихтималы бар. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил була, дип кисәтә синоптиклар.

Һава торышы белән бергә республикага җылы да киләчәк – төбәк «чираттагы төньяк-көнбатыш циклонының һәм аның атмосфера фронтларының җылы секторында булачак», - ди синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot