news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары бозлавык һәм томан вәгъдә итә

Күпчелек районнарда кар явуы көтелә

 (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан буенча бозлавык һәм томан булачак, күз күреме 500 метр яки аннан да азрак тәшкил итәчәк. Моннан тыш, алмашынучан болытлы һава, күпчелек районнарда аз гына кар явуы көтелә.
Иртәгә төнлә 11 градуска кадәр салкын, аязганда – 14 градуска кадәр. Көндез 5-10 градуска кадәр салкын.
Казанда төнлә 6-9 градус салкын, көндез – 5-8. Болытлы һава, кар явуы ихтимал.
29 ноябрь төнендә Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән кар яварга мөмкин. Температура 11-14 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot