news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә

Бүген республикада кар ява, төнлә һәм иртәгә иртән ул көчәячәк.

Татарстан синоптиклары бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 23 ноябрьдә, Татарстан юлларында бозлавык, урыны белән кар көртләре көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген республикада кар ява, төнлә һәм иртән ул көчәячәк. Кайбер районнарда буран көтелә.

Төнлә һава температурасы - 6 градустан -11 градуска кадәр, көндез - 4 градустан – 9 градуска кадәр төшәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга чакыра.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100