Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары бозлавык һәм көчле җил хакында кисәтә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген кич, шулай ук 17 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Казаннан тыш, республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә җил исәчәк (Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил көчле җил дип атала).
Моннан тыш, төбәк юлларында (ТР башкаласында – төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә) бозлавык барлыкка киләчәк. Шулай ук кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, төнлә һәм иртән бераз бозлавык көтелә.
Татарстанда һава температурасы төнлә -3..+1 градус (ТР башкаласында -1..+1 градус) тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз