Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары боз яву турында кисәтә
Иртәгә көндез һава температурасы 26 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 августта, һава торышы дымлы һәм җылы булачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген кич республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы, аерым районнарда көчле яңгырлар булачак. Яшен булуы һәм боз явуы ихтимал. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 24 метрга җитәргә мөмкин.
Кайбер урыннарда төнлә һәм якшәмбе көндез бераз яңгыр көтелә, алмашынучан-болытлы һава торышы саклана. Уртача тизлектәге җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исәчәк.
Төнлә һава температурасы 12 дән 17 градуска кадәр булачак. Көндез һава 21, 26 градуска кадәр җылыныр дип фаразлана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз