news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары беренче кар турында кисәтте

Татарстан синоптиклары беренче кар турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда агымдагы атна азагына урыны белән җепшек кар яву көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Киләсе җомга һәм шимбә җепшек кар көтелә. Ләкин аны республикада яшәүчеләрнең барысы да күрмәячәк, чөнки кар урыны белән яңгыр белән бергә явачак. Республикада беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасы азагында ява», - диде ул.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 25-26 октябрьдә циклонның тыл өлеше тәэсирендә температура фоны вакыт-вакыт түбәнәя һәм төнлә 0..+5 градус, ә көндез +2..+7 градус була.

«Быел көзен, безнең метеостанцияләр мәгълүматлары буенча, әлегә кар төшү теркәлмәде», - дип өстәде Гоголь.

Аның сүзләренчә, Татарстанда кар гадәттә 17 ноябрьдә яки аннан да соңрак ява. Бу безнең төбәктә тотрыклы кар катламы барлыкка килү турында күпьеллык мәгълүматлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot