news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары һава торышының сизелерлек начараюы хакында кисәтә

1-5 октябрьдә температура кискен төшә, урыны белән юеш кар яварга мөмкин

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Скандинавиядән Урал итәгенә югары циклон чыгу сәбәпле, 1-5 октябрьдә Татарстан Республикасында һава торышы шартлары сизелерлек начарлану һәм температура төшү фаразлана.

Вакыты белән  явым-төшем көтелә: 1 октябрьдә яңгыр, 2-3 октябрьдә яңгыр һәм юеш кар рәвешендә. Температура көндез 3-8 градус җылы булса, төнлә 2 градуска кадәр төшәчәк.

Төньяк-көнбатыштан искән җил көчәйгәндә секундына 13-18 метрга җитәчәк. 

Башлангыч фаразлар буенча, 4-5 октябрьдә республика территориясендә һава торышы сизелерлек үзгәрми, явым-төшемле салкын һава саклана, дип хәбәр итә буген Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100