news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары һава торышы начарлануы турында кисәтә

Буран һәм томан булуы фаразлана

  (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы начарлануы фаразлана. Бу төньяк киңлекләрдән актив төньяк атлантик циклон күчүе һәм Атлантикадан эчке континенталь районнарга бик җылы һәм дымлы һава керүе белән бәйле.
19 декабрьдә бераз кар явуы көтелә,кайбер районнарда томан, төштән соң көнбатыш районнарда буран һәм көньяктан 16 м/с ка кадәр җил булачак. Төнлә һәм иртән 12-17 градус салын булса, аязганда 21 градуска кадәр, иң югары температура көндез 6-11 градус, көнчыгыш районнарда 14 градуска кадәр салкын.
20 декабрьдә юеш кар, буран булы фаразлана. Төнлә һәм иртән 15-20 м/с ка кадәр көчле җил. Төнлә температура 5-10 градус, республиканың көнчыгыш районнарында 15 градуска кадәр салкын, көндез 1-6 градус.
21-24 декабрьдә юеш кар, яңгыр сибәләргә мөмкин. Томан һәм бозлавык булуы ихтимал. Температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100