news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә: яңгыр, яшен, көчле җил

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы шартлары бозылу турында кисәтү таратты.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан территориясендә һава торышы бозылу көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе шул хакта кисәтү таратты.
21 сентбярь көнне республикада төнлә томан, ә көндез көчле яңгырлар һәм җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көтелә.

22 сентябрь көнне Татарстанда төнлә һәм иртән көчле яңгырлар (шул исәптән Казанда да) явачак. Ә тәүлек дәвамында яшеннәр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән (Казанда секундына 17 метрга кадәр) җил фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100