news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә

Күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга, буран чыгарга мөмкин.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары иртәгә республика территориясендә күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлану ихтималы һәм буран чыгу турында кисәтә. Бу хакта Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш 29 гыйнварда төбәк буенча көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 15-18 м тизлектә көчле җил исүе көтелә.

Казанда төнлә һәм иртән буран булуы ихтимал. Татарстан башкаласынды секундына 16 м тизлектә җил исәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot