Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары һава температурасының төшүен фаразлый
Иртәгә көндез термометр баганасы минус биш -минус сигез градуска кадәр төшәчәк
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”).Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшем көтелми.
Көндезге сәгатьләрдә Казанда 5-8 градус, Татарстанда 3-8 градус салкын булачак.
8 гыйнварга каршы төндә республикада аяз һава көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганасы урыны белән минус12-минус15 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз