news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы хакында кисәтә

Төнлә һәм көндез буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.

6 декабрьдә Татарстанның кайбер районнарында төнлә һәм көндез буран көтелә, көньяк-көнбатыш һәм көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак. Төнлә һәм иртән көнчыгыш районнарда көчле буран көтелә.

Һава температурасы төнлә һәм көндез -1..-6 градус булачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot