Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары һава шартлары начарлану турында хәбәр итә
Республикада яңгыр, юеш кар явуы, урыны белән буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 17-21 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы бозылуы, температура түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
17-18 октябрьдә яңгыр явуы көтелә, республиканың төньяк өлешендә – юеш кар, урыны белән буран һәм юлларда бозлавык булуы фаразлана.
17 октябрьдә төнлә Татарстанда температура 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көньяк районнарда – 1 градус салкыннан 6 градуска кадәр җылы. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылытачак, республика көньягында – 10 градуска кадәр җылы.
18 октябрьдә төньяк районнарда тәүлек дәвамында 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көньяк районнарда – 2-7 градус җылы.
Шулай ук 15-17 м/с тизлектә җил булуы көтелә.
Якынча фаразлауларга караганда, 19-20 октябрьдә република территориясендә төнлә температураның 5-10 градуска кадәр төшүе, ә көндез 0-4 градус салкын булуы көтелә.
19 октябрьдә кар, юеш кар явуы көтелә, 20 октябрьдә явым-төшем көтелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз