Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары атна дәвамында көчле салкыннар булуы турында кисәтә
18 декабрьдә көндез һәм төнлә 13 градуска, аязганда 18 градуска кадәр салкын көтелә.
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Синоптиклар атна дәвамында Татарстанда көчле салкыннар булуы турында кисәтә. Илнең Европа өлешенең күпчелеге көчле антициклон карамагында. Бер өлеше исә республика территориясендә булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген төнлә һәм иртәгә иртән республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Иртәгә, 18 декабрьдә көндез һәм төнлә 13 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак.
Чәршәмбе, 19 декабрьдә, төнлә һәм иртән һава температурасы 18 градуска, аязганда 24 градуска кадәр салкын көтелә.
Пәнҗешәмбе шулай ук салкын һава торышы саклана. Төнлә 15 - 20 градус (аязганда - 25 градус), көндез 12 - 17 градус салкын булачагы фаразлана.
Җомга, шимбә шулай ук түбән температура сакланачак, урыны белән кар явуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз