news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары алдагы тәүлектә томан булуы турында кисәтте

Татарстан синоптиклары алдагы тәүлектә томан булуы турында кисәтте
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

20 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә аеруча игътибарлы булырга һәм беренче карашка гади, әмма мөһим саклык чараларын үтәргә киңәш ителә, дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Җәяүлеләргә урам һәм юл аша чыкканда игътибарлы булырга, транспорт чараларын йөртүчеләргә тизлекне киметергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Машина йөртүчеләргә шулай ук ихтыяҗ булмаганда бер полосадан икенчесенә күчмәскә, алдагы транспорт чарасын узмаска киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.

news_right_1
news_right_2
news_bot