Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары -37 градуска кадәр салкыннар турында кисәтә
Иртәгә, 16 февральдә, Татарстанда киң төньяк антициклон йогынтысы аркасында аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республика буенча төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура фоны -25, -30, ә урыннарда -32, -37 градуска кадәр төшәчәк. Казанда тәүлекнең караңгы вакытында -25 градустан -30 градуска кадәр көтелә.
Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава нульдән 15-20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында -15, -17 градуска кадәр).
Төбәк өстеннән күктә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-Көнчыгыш җиле 4-9 м/с көч белән исәчәк. Республика юлларында бозлавык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз