Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары 35 градуслы эсселек турында кисәтә
Якын көннәрдә республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләячәк.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда бу атнада элеккеге атнадагы кебек эссе һава торышы сакланачак, бераз салкынаю ялларга гына көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Сишәмбе, 7 июльдә, һәм чәршәмбе, 8 июльдә, республика «Екатеринбург өстендәге үзәк белән көнчыгыш антициклонның көнбатыш перифериясендә» булачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 16-23 градус, көндез 29-34 градус булачак.
Синоптиклар мәгълүматына караганда, 9 июльдә төнлә төбәктә һава торышын антициклон билгеләячәк: явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы +18 градустан +23 градуска кадәр фаразлана.
Әмма көндез Татарстанга башта атмосфера фронты, ә аннары көньяк циклонның җылы секторы киләчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 30–35 градус эсселек көтелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 10 июльдә һәм шимбә, 11 июльдә, республикада һава торышы тотрыксыз – кыска вакытлы һәм яшенле яңгыр булачак. 10 июльдә көндез һава температурасы +27..+32 градуска кадәр булса, 11 июльдә, салкын фронт килгәнлектән, көндез температура +23,.. +28 градуска кадәр күтәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз