Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан синоптиклары 33 градус салкын һәм буран турында кисәтә
Иртәгә, 11 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкыннар саклана. Шул ук вакытта һава шартлары начарлану көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Пәнҗешәмбе төнендә һәм иртән термометр баганалары -25.. -33 градуска кадәр төшәчәк (Казанда -25.. -27 градуска кадәр).
Көндез республика территориясендә күз күреме бер-ике километрга кадәр начарлану, буран һәм 15-20 м/с тизлектәге көчле җил фаразлана. Шулай ук кар көртләре барлыкка киләчәк.
Аномаль салкыннар аркасында 10-15 гыйнвар көннәрендә төбәктә шторм кисәтүе гамәлдә. Якындагы ункөнлектә Татарстан башкаласында һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 8 градуска түбәнрәк булачак. «Татар-информ»га бу хакта Казан федераль университеты галиме, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз