Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары -2 градуска кадәр кырау турында кисәтә
Көндез Татарстанда һава температурасы +8...+13 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 сентябрьдә, Татарстанда кырау төшәргә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил фаразлана.
Төбәктә төнлә һава температурасы 0 градустан алып +5 градуска кадәр булачак, урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Казанда терекөмеш баганасы 0дән түбән төшмәячәк.
Көндез Татарстанда һава температурасы +8.+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканың көньягында җылырак булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз