news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синхрончылары бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

Республика җыелмасын «Дельфин» спорт мәктәбе кызлары тәкъдим итте.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның җыелма командасы спортчылары Новосибирскида 15 яшькә һәм аннан өлкәнрәкләр арасында синхрон йөзү буенча «Краса Сибири» III Бөтенроссия ярышларында лидер булды.

Абруйлы федераль турнирда алар мөмкин булган алты ярыш программасының дүртенсендә – техник, комбинацияле, ирекле дуэт һәм төркем программасында җиңеп, команда алтынын яуладылар. Бу хакта Татарстанның Синхрон йөзү федерациясе башкарма директоры Александра Бабичева хәбәр итте, дип җиткерә федерациясең матбугат хезмәте.

Безнең республика җыелмасын Чаллы шәһәренең «Дельфин» спорт мәктәбе кызлары тәкъдим итте.

Апрель аенда спортчы кызлар «Олимпия өметләре» халыкара турнирында һәм Россия чемпионатында чыгыш ясаячаклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot