news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан - шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре арасында лидер

Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты. Тикшеренүне «ТурСтат» агентлыгы белгечләре үткәргән, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Самара өлкәсе Татарстан белән бер баскычта урнашкан – ике төбәктә дә шифаханәдә ял итү уртача алганда тәүлегенә 3,7 мең сум тора. Мәскәү өлкәсендә исә ял шактый кыйммәткә (тәүлегенә 6 мең сум) төшәчәк.

Татарстан шулай ук шифаханәгә юлламалар сату активлыгы буенча көньяк булмаган төбәкләр арасында беренче унлыкка керә. Алар арасында шулай ук Алтай крае, Башкортстан Республикасы, Мәскәү, Калининград, Ленинград, Чиләбе, Самара, Свердловск өлкәләре һәм Пермь крае урын алган.

Экспертлар әйтүенчә, җәен шифаханә-курортларда ял итүгә ихтыяҗ күп кенә учреждениеләрнең сервиска карата югары таләпләр белдергән кунакларның зур агымына әзер булмавын күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100