Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан шикәр заводында гадәттән тыш хәл чыгып, ир-егетләр пешкән
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе шул очрак буенча аңлатма бирә
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Бүген иртә таңнан, 4 нче яртыда, “Зәй шикәр заводы” ААҖнең төп корпусында 3 ир-егетнең тәне пешкән. Әлеге очрак буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе тикшерү алды чаралары уздыра.
Хәзергә алынган белешмәләр нигезендә ачыкланганча, эшчеләр 3,5 м биеклектәге резервуардан калдык массаны бушатыр өчен люкны ачкач, аннан 60 градустан югарырак температурадагы кайнар кушылма бәреп чыккан. Нәтиҗәдә, 3 ир-егетнең тәне 50-80 процент пешеп, алар Зәй районы үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән.
Хәзерге вакытта шушы хәлнең килеп чыгу шартларын ачыклауга юнәлдерелгән эшләр алып барыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип “Татар-информ”га хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Щептицкий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз