news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шикәр чөгендере уңышы буенча зур сикереш ясады – Илдус Габдрахманов

Бүген республикада 3 миллион 100 тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Гектарыннан 422 центнер уңыш чыга.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан быел шикәр чөгендере уңышы буенча зур сикереш ясаган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Татарстан кырларының 74 мең гектарында шикәр чөгендере үсә. Быел без шикәр чөгендере уңышы буенча зур сикереш ясадык. Берничә ел элек кенә әле 2 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алуга омтылган идек. Узган ел 2 млн 300 центнер уңыш алсак, бүгенге иртәгә 3 млн 100 тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Чөгендер игү уңышы төгәлләнү алдында. Бары тик Чирмешән районында 500 гектар мәйдан калды. Ул бер-ике көн эчендә җыеп алыначак", – диде ул.

Татарстанда шикәр чөгендере уңышы гектарыннан 422 центнер чыга.

“Иң югары уңыш Сарман районында. Монда гектарыннан 458 центнер уңыш алалар, чөгендернең гомуми чыгышы – 550 мең тонна. Икенче урында Зәй (451 центнер, 466 мең тонна). Бу да – Татарстан өчен әһәмиятле күрсәткеч. Өченчедә Актаныш һәм Мөслим (500 центнер) районнары. Әлеге культураны яңарак кына чәчеп үстерсәләр дә, бу районнар яхшы нәтиҗәләргә иреште. Калган позицияләрне Тәтеш һәм Тукай районнары (480 центнер, 438 мең тонна) бүлешә. Мин санап киткән районнар – шушы зоналарда эшләүче инвесторларның хезмәте. Бу мәйданнар барысы да “Агросила” ширкәте кулы астында”, – диде министр урынбасары.

Республикада чөгендерне җыю белән беррәттән, эшкәртү темплары да оешкан төстә бара. Бүгенгә 1736 тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. Көтелгән шикәр күләме – 450 мең тонна.

“Узган ел шикәр чөгендерен ел ахырына эшкәртеп бетергәннәр иде. Быел ул, беренче чиратта, Зәй шикәр заводында февраль аена да калачак. Әмма моның бернинди дә куркынычы юк, яңа технологияләр аны үзкыйммәтле килеш сакларга ярдәм итә”, – диде Илдус Габдрахманов.

Бүген Буа, Зәй, Нурлат шикәр заводлары тәүлегенә 16,5-17 мең тонна чөгендер эшкәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100