news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан шикәр авырулы балалар саны буенча лидерлар рәтендә

Белгечләр фикеренә караганда, авыруның төп сәбәбе генетикага һәм аутоиммун халәткә бәйле

  (Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы шикәр авырулы балалар саны буенча лидерлар рәтендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Белгечләр фикеренә караганда, авыруның төп сәбәбе генетикага һәм аутоиммун халәткә бәйле. Андый балаларда авыру стресс, кискен авырулар, капма-каршылыкларны исәпкә алмыйча ясалган прививка, гормоннар алмашы һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин.

Чаллы балалар баш эндокринологы Роза Сәлимуллина ел саен шикәр авырулы балалар өчен бәйрәм оештыра. Быел Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көнендә шәһәр ресторанында мондый диагнозлы балалар өчен хәйрия төшке ашы оештырылды.

Бүген Чаллыда 120 шикәр авырулы бала яши, алар саны ел саен арта. 12 ел элек шәһәрдә “Земляничка” балалар бакчасында махсус төркем ачылган. Ата-аналар һәм белгечләр тырышлыгы белән балалар тулы тормыш белән яшәргә өйрәнә.

Шулай ук белгечләр, шикәр авыруы хөкем түгел, ә яшәү рәвеше, дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot