news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шифаханәләре all inclusive системасына күчә

Әлеге карар Төркиянең «барысы да кертелгән» системасы буенча эшләүче кунакханәләрдән баш тартуы уңаеннан кабул ителгән.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан шифаханәләре all inclusive системасына күчә, дип хәбәр итә РБК-Татарстан Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка сылтама белән.

Туризм буенча федераль агентлык, Төркиянең «барысы да кертелгән» системасы буенча эшләгән кунакханәләрдән баш тартуы уңаеннан, Россия ял йортларында әлеге системаны кертү турында карар кабул итте.

Иванов билгеләп үткәнчә, республиканың күп кенә шифаханәләрендә бу система гамәлдә инде. Юлламалар өч яки дүрт тапкыр ашатуны үз эченә ала. «Әлеге система безгә яхшы таныш. Әйе, анда классик төрек вариантындагы кебек исерткеч эчемлекләр юк. Шифаханәләрнең профиле икенчерәк булуы аңлашыла бит», - дип искәртте комитет башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100