news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шартлаткыч матдәләр җитештерү турында мәгълүмат таратуны тыю яклы

Татарстан парламентарийлары бу хакта закон проектын Дәүләт Думасына юллаячак.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Интернетта һәм социаль челтәрләрдә корал һәм шартлаткыч матдәләр җитештерү ысуллары турында мәгълүмат таратуны тыярга тәкъдим итә.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов «Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында» ФЗ ның 106 һәм 151 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектын тәкъдим итте.

«Кызганыч, цифрлаштыруның тискәре яклары да бар. Интернетта шартлаткыч матдәләр, ату коралын ясау алымнары турында мәгълүмат тарала, ә моңа юл куярга ярамый», — диде Айрат Зарипов. Закон проекты мондый контентны чикләүгә юнәлдерелгән. 

Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында» ФЗ ның 10.6 маддәсенә деструктив характердагы, мәҗбүри монитрингланырга тиешле материалларга шартлаткычлар әзерләү алымнары турында мәгълүматны да өстәү тәкъдим ителә. 

Мондый мәгълүмат ачыкланса, социаль челтәр хуҗасы аны чикләү чарасын күрергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100