Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан шәһәрләренең күпчелегендә эшсезләр саны кимегән
Чаллы шәһәрендә исә эшсезләрнең артуын билгеләп үтәләр.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Республика шәһәрләрендә эшсезләр санына кагылышлы вәзгыять үзгәрде, дип сөйләделәр Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта Чистайда рәсми рәвештә 221 кеше теркәлгән. Әлеге күрсәткеч узган атна белән чагыштырганда 181 кешегә кимрәк.
Эшсез гражданнар саны Түбән Камада да кимегән – 1076, Яшел Үзәндә 672 кеше исәптә тора, Кама Аланында 186 кеше теркәлгән һәм Менделеевскида 105 кеше эшсез санала.
Чаллы шәһәрендә исә эшсезләр санының бераз артуын билгеләп үтәләр. Алабугада рәсми рәвештә 374 кеше эшсез буларак теркәлгән һәм әлеге сан узган атна дәвамында үзгәрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз