news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәһәрләрендә күп функцияле үзәкләрдә чит ил паспорты ясатып булачак

Казанда бу эш июльдән, башка шәһәрләрдә августта башланыр дип фаразлана.

Татарстан шәһәрләрендә күп функцияле үзәкләрдә чит ил паспорты ясатып булачак
Султан Исхаков

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Июнь азагы – июль башында Казанда күп функцияле үзәкләр яңа үрнәктәге чит ил паспортына документлар кабул итә башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында күп функцияле үзәкләр эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстан Республикасында МФЦ директоры Ленара Мозаффарова әйтүенчә, бу эш Казаннан башланачак, августта Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләр дә кушылыр дип көтелә. Ул бу хезмәтнең халкы 100 мең кешедән ким булмаган шәһәрләрдә күрсәтеләчәген билгеләп узды.

“Хәзер җиһазлар – биометрик чемоданнар сатып алына, моңа 7 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу бик кыйбатлы җайланма. Безгә шушы чемодан янында Федераль миграция хезмәте идарәсе вәкиле утырырга тиеш булачак диделәр.  Бу эш килештерелгәч, бөтен регламентлар раслангач, инструкциясе әзер булгач, үзәкләрдә шушы эш башланачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

Ул бу эшнең районнарда түгел, бары тик зур шәһәрләрдә башкарылачагын искәртте.

Ленара Мозаффарова әйтүенчә, чит ил паспортын әзерләп кешенең кулына тапшыру өчен бер айдан да күбрәк вакыт узмас дип ниятләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100