news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан шәһәрләрендә эшсезләр саны билгеле булды

Казанда узган атнага караганда эшсезләр саны кимегән.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны билгеле булды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы китергән соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1248 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 25 кешегә азрак.

Республика башкаласы Казанда исә рәсми рәвештә теркәлгән 4137 эшсез кеше бар. Узган атна белән чагыштырганда башкалада эшсезләр саны 94 кешегә кимегән.

Шул ук вакытта Түбән Кама, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Кама Аланында эшсезләр саны 22, 11, 3 һәм 2 кешегә арткан.Әлеге мәгълүматны идарә тармагының матбугат хезмәте җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot