news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәһәрләрендә дә йөрәккә операцияләр югары дәрәҗәдә ясала – Ренат Акчурин

Танылган кардиохирург Казанда ачык лекцияләр уздырды.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Россия кардиология тармагының соңгы 20-30 елдагы иң зур казанышларының берсе – йөрәккә ясалган ачык операцияләр санының артуы. Татарстан Фәннәр академиясендә лекциясе барышында танылган кардиохирург Ренат Акчурин шундый фикер җиткерде.

«СССРда 1989 елда йөрәккә ясалган ачык операцияләр саны 9-10 мең чамасы булса, 2016 елда Россиядә 65-70 мең операция ясалган. Иң сөенечлесе - хәзер моның өчен башкалага бару да кирәк түгел, операцияне Россиянең эре шәһәрләрендә дә ясыйлар. Татарстанны мисалга китерсәк, Казан, Чаллы һәм Әлмәттә йөрәккә операция ясала. Россия шәһәрләрендә йөрәккә ясалган операцияләр дәрәҗәсен Европа илләренеке белән тиңләргә була», – диде Ренат Акчурин.

Исегезгә төшерәбез, танылган кардиохирург, Россия Фәннәр академиясе Кардиология үзәгенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе һәм ангиология бүлеге җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренат Акчурин бүген Казанда ачык лекцияләр уздырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100