news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан шәһәрләрендә бер ел эчендә 490 нан артык ишегалды төзекләндерелгән

Казанда төзекләндерү эшләре 188 ишегалдында һәм квартал эчендәге юлларда алып барылган.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан шәһәрләрендә быел беренче тапкыр 491 ишегалды һәм квартал эчендәге юлларда төзекләндерү эшләре финансланган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде.

“Быел беренче тапкыр ишегалды мәйданнары күпләп төзекләндерелде. Әлеге программа дәвам итәр дип уйлыйм”, – диде спикер.

Аерым алганда, Казанда 188 ишегалды һәм квартал эчендәге юлларда төзекләндерү эшләре алып барылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot