Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан шәһәрләрендә 63 мең видеокүзәтү камерасы эшли
Бүгенге көндә Казанда җәмәгать урыннарында 2 меңгә якын видеокамера эшли, 12 меңгә якыны күп фатирлы торак йортларда урнаштырылган.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан Республикасында 63 мең видеокүзәтү камерасы эшли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.
«Хәзер Татарстанда 63 мең камера эшли. Шуларның 20 меңеннән онлайн-форматта файдаланып була. Эш дәвам итә, камера саны арта бара. Без Кытай тәҗрибәсен күзәтәбез, анда камералар куллану проценты безнеке белән чагыштырганда берничә тапкыр югарырак», — диде Яковлев.
Калган камералар контрольдә һәм исәптә тора. Аларның хуҗалары билгеле, кирәк булганда, билгеле бер урын буенча камера архивын соратып алырга була. Күп фатирлы йортларда урнаштырылган видеокамераларда ул җиде көн, җәмәгать урыннарындагы камераларда архив 30 көн дәвамында саклана.
«Бүгенге көндә Казанда җәмәгать урыннарында 2 меңгә якын видеокамера эшли. Моннан тыш, видеокамералар күп фатирлы торак йортларда да эшли, Казанда алар 12 меңгә якын», — диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз