news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан шәһәрләрен төзекләндерү өчен бәйгедә катнашучы мәйданнар билгеләнде

Татарстан Президенты ярдәмчесе Н.Фишман федераль бәйгедә катнашучылар арасында Чистай һәм Алабуга шәһәрләрен атады.

Татарстан шәһәрләрен төзекләндерү өчен бәйгедә катнашучы мәйданнар билгеләнде
Александр Эшкинин

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган тарихи урыннарны төзекләндерү буенча проектларның федераль бәйгесендә катнашачак торак пунктлар билгеле булды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Н.Фишман федераль бәйгедә катнашучылар арасында Чистай һәм Алабуга шәһәрләрен атады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган  тарихи урыннарда халык саны 100 меңнән артык булмаска тиеш, дип аңлаткан Н. Фишман.

Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру өчен Россия Хөкүмәте 5 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Проектка шәһәрнең мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнү керергә һәм аны халык хупларга тиеш. Бәйгедә 60 кече шәһәр җиңүче булачак. Аларның егермесе тарихи урын булырга тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “юл картасын” әзерләү өчен, бәйгене әзерләү һәм уздыру үзенчәлекләре турында муниципаль берләшмә башлыкларына сөйләргә йөкләде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100