news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәһәрләре илкүләм проект буенча яңа автобус һәм трамвайлар сатып алачак

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатын тота.

Татарстан шәһәрләре илкүләм проект буенча яңа автобус һәм трамвайлар сатып алачак
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак. Әлеге яңа проект «Имин сыйфталы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.

Проект буенча Казан агломерациясендә күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алырга планлаштырыла. Яңа автобуслар «Елга порты — Дәрвишләр торак массивы» юнәлешендә № 1 маршрут буенча һәм «Можайский урамы — Ферма-2 торак массивы» юнәлешендә № 22 маршрут буенча йөриячәк.

Моннан тыш, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус һәм тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза биргән.

Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-китем очракларын киметү максатын тота. Шул максатта быел Татарстанда якынчы 20 километр юл киртәләре урнаштырылачак, 2,5 мең юл билгеләре куелачак һәм юлларда 57 тигезсез урыннар ясалачак. Республикада 71 җәяүлеләр кичүе, 7 километрдан артык яктырткычлар урнаштырылачак.

Мәгълүм булганча, Казанда 2019-2024 елларда шәһәр транспортын үстерү программасына 13 миллиард сум тотылачак, дип хәбәр ителгән иде.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан тормышка ашырыла. Дәүләт башлыгы әлеге проектларның максатларын 2020 елның 21 июлендәге 474нче номерлы указы белән билгеләде. Халык телендә аны «май» указлары дип атап йөртәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100