news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәхси ярдәмче хуҗалыклары 436 млн сум субсидия алган

Бу эштә Балтач районы авыл хезмәтчәннәре аеруча актив - аларга 23,9 млн сум дәүләт ярдәме бирелгән.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 436 млн сум күләмендә субсидияләр бүленгән. Бу хакта аграр ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балтач районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу эштә аеруча актив, анда шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга тотылган чыгымнарны субсидияләү кысаларында 23,9 млн сум кайтарылган. Арча районында бу күрсәткеч 22,1 млн сум тәшкил итә. Чүпрәле районы аграрийлары 19,8 млн, Актаныш районында – 18,2 млн, Кукмара районында – 18,8 млн, Нурлат районында – 17,1 млн, Аксубай районында – 16 млн, Мамадыш районында – 15,1 млн сум ярдәм алган.

Искәртеп узабыз: 2016 елның 14 мартында ТР Министрлар Кабинетының “2016 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында” 138 номерлы карары расланган иде. Аның нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга бияләр тоту өчен азык, чебиләр (бройлер-чебиләр, үрдәк, каз, күркә чебиләре), товар таналар һәм токымлы таналар сатып алуга, сыерларга ветеринария-профилактика чаралары уздыруга, сөт юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр өчен кече фермалар төзүгә, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәтләр күрсәтүгә, савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү программалары гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100