news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сенаторы медиарейтингтагы позициясен 33 пунктка яхшыртты

Олег Морозов 2017 елда исеме иң еш телгә алынган Россиянең 50 сенаторы арасында 16нчы урынны били.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов медиарейтингтагы позициясен 33 пунктка яхшыртты. Татарстан сенаторы 2017 елда исеме иң еш телгә алынган Россиянең 50 сенаторы арасында 16нчы урынны били. Рейтинг «Медиалогия» сайтында дөнья күргән.

Исемлекнең башында - Валентина Матвиенко (Санкт-Петербург), Пермь крае сенаторы Алексей Пушков - икенче, Смоленск өлкәсен тәкъдим итүче Франц Клинцевич өченче урында.

Тикшеренү узган елның гыйнварыннан декабрь аена кадәр үткәрелгән. Рейтинг 43 меңгә якын чыганакны үз эченә алган Россия гаммәви мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100