news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сенаторлары Федераль законга җирле үзидарә органнары реформасын 2009 елга күчерүче төзәтмәләрне кабул иткәндә тавыш бирми калды

Татарстан сенаторлары Федераль законга җирле үзидарә органнары реформасын 2009 елга күчерүче төзәтмәләрне кабул иткәндә тавыш бирми калды

(Мәскәү, 5 октябрь, “Татар-информ”, Руслан Поляков). Бүген Федерация Советы 2003 елның октябреннән гамәлдә булган “РФдә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы ФЗның 83 һәм 85нче маддәләренә төзәтмәләрне хуплады. Төзәтмәләр нигезендә, җирле үзидарә органнары реформасы 2006 елның 1 гыйнварыннан 2009 елның 1 гыйнварына күчерелә. Хәзер төбәк хакимиятләре җирле хакимият яңа вәкаләтләрне үтәргә сәләтле түгел дип саный икән, муниципаль реформа үткәрүне 2009 елга кадәр кичектерә ала. 2009 елга кадәр күчеш чорында төбәкләр вәкаләтләрне яңадан төзелгән муниципалитетларга гына бирә ала. Татарстан сенаторлары җирле үзидарә органнары реформасын 2009 елга күчерүче төзәтмәләрне кабул иткәндә тавыш бирми калды.

“Татар-информ” агентлыгына Федерация Советында ТР дәүләт башкарма хакимияте органы вәкиле Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, “сенаторлар бертавыштан диярлек төзәтмәләрне кабул итү өчен тавыш биргән, ике “каршы” тавыш һәм ике сенатор тавыш бирми калган”. Тавыш бирмәүчеләр: Әгъзам Гобәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советы вәкиле Алексей Пахомов. Тавыш биргәндә үз позициясен аңлатып, Әгъзам Гобәйдуллин агентлыкка: “Гомумән алганда, бу төзәтмәләрне кабул итәргә кирәк. Өстәвенә РФнең күп кенә субъектларыннан аермалы буларак, Татарстан муниципаль реформага әзер иде”, – диде. Әмма төзәтмәләр инде формалашкан муниципаль бүлекчәләр үсешенә, аерым алганда аларга җирле үзидарә мәсьәләләрен чишү өчен түләүсез милек бирүгә кайбер чикләүләр кертә һәм алар республикада муниципаль җирле үзидәрә органнарын реформалаштыруны тоткарлаячак.

Өстәвенә, Федерация Советы «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законга хәрби хезмәткә чакырылучыларны район военкоматларыннан җибәрүне күздә тоткан норманы кире кагучы төзәтмәләр керткән. Хәзер хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар Федерация субъектларының хәрби комиссариатларыннан җибәреләчәк. Әлеге законга үзгәрешләр кертүнең кирәклеге район военкоматларының хәрби хезмәткә яңа алынучыларны хезмәт итү урыннарына илтеп җиткерүне тиешле дәрәҗәдә башкара алмавы белән аңлатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot