Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан шефлыктагы шәһәрләргә Белем көненә 140 тонна гуманитар ярдәм җибәргән
Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә якынча 16 млн сумлык гуманитар ярдәм партиясе җибәрделәр. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Махсус операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәм, яңа уку елына әзерләнү өчен безнең дустанә шәһәрләр сораган чираттагы йөк. Республиканың 12 районы без Рубежноега һәм Лисичанскига җибәрергә теләгән әйберләрне тиз җыйды», – диде ул.
Аның сүзләренчә, йөк составында эчә торган чиста су, кием-салым, төзелеш материаллары, махсус операциядә катнашучылар өчен берничә автомобиль һәм беспилотник, Татарстан шефлыгындагы шәһәрләрдә яшәүче балалар өчен бик күп уку кирәк-яраклары бар.
Гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы якынча 140 тонна һәм аның яртысы диярлек балалар өчен уку кирәк-яраклары. Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сүзләренчә, әлеге гуманитар йөк Лисичанск һәм Рубежноедагы барлык укучыларга мәктәпкә әзерләргә ярдәм итәчәк.
«Йөк 1 сентябрьгә тикле барып җитсен һәм балалар тыныч булсын өчен без аны традицион рәвештә августның уннарында җибәрәбез. Уку елы бөтен илдәге кебек вакытында башланачак һәм һәр бала да тәэмин ителеп барачак», – диде Татьяна Ларионова.
Йөкне җибәрергә әзерләүдә «Яшь гвардия» зур ярдәм күрсәткән. Алар ике атна дәвамында Лисичанск һәм Рубежноедагы мәктәп укучылары өчен барлык уку кирәк-яраклары белән 2 меңгә якын рюкзак җыйган.
Йөкне җибәрүдә «Бердәм Россия» партиясе ярдәм иткән. Бу партиянең Татарстан бүлекчәсе җибәргән 32 гуманитар йөк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз