Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан шеф-повары Альбина Фәсхиева Кытайдагы Бөтендөнья чемпионатында чыгыш ясаячак
ТР Пешекчеләр гильдиясе әгъзасы, шеф-повар Альбина Фәсхиева 12-20 июньдә Кытайда узачак World Chess Championship Бөтендөнья шеф-поварлар чемпионатында катнаша. Бу хакта ТР Пешекчеләр гильдиясе хәбәр итә.
Альбина конкурс сайлавыннан тыш иң зур халыкара кулинар форумда чыгыш ясаячак - оештыручылар аның «Россия - Ислам дөньясы» форумы кысаларында тәкъдим ителгән мастер-классын югары бәяләгән.
Чемпионат кысаларында Альбина Фәсхиева алдында түбәндәге бурычлар тора:
- Татарстан һәм Россиянең кулинария традицияләрен тәкъдим иткән төп ризык әзерләү;
- 30 000 кешелек аудитория алдында үз осталыгыңны күрсәтү;
- тамашачылар арасында тавыш бирү юлы белән җиңүчене билгеләүдә катнашу (шеф-поварлар өчлеге).

Фото: © ТР Пешекчеләр гильдиясе
ТР Пешекчеләр гильдиясе Альбинага мәгълүмати һәм финанс ярдәме күрсәтә. Бу чарада катнашу Татарстанның кулинария мәктәбен дөнья мәйданында танытуда мөһим адым булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз