news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сайлаучыларының 81 проценты Путин өчен тавыш бирәчәк - сораштыру нәтиҗәләре

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сайлаулар турында сораштыру нәтиҗәләрен хәбәр итте.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 72 проценты тавыш бирүдә һичшиксез катнашачак, шулай ук 13 процентының да катнашуы ихтимал. Боларны исәпкә алып, сайлаучыларның 78 процентка якыны тавыш бирүдә катнашыр, дип фаразларга мөмкин.

Респондентларның 12,8 проценты әлегә кайсы кандидатка тавыш бирәчәген белми, ә 65 проценты В.В.Путинны сайлаячак. Сораштыруда катнашучыларның 8,7 проценты — П.Н.Грудинин, 4,5 проценты — В.В.Жириновский, 1,6 проценты — К.А.Собчак, 1,2 проценты Г.А.Явлинский өчен тавыш бирергә ниятли.

Шул рәвешле, Татарстандагы актив сайлаучыларның ким дигәндә 81 проценты В.В.Путин өчен тавыш бирәчәк.

Сораштыру 1-4 март көннәрендә Социаль-гуманитар тикшеренүләр һәм проектлар фонды заказы буенча үткәрелгән. Анда барлыгы 1500 кеше катнашкан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100