news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сайлаучыларының 60 проценты Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Республиканың 206,1 меңнән артык кешесе өйдән чыкмыйча гына тавыш бирүдә катнашты.

 Татарстан сайлаучыларының 60 проценты Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
Владимир Васильев

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланганнан бирле Татарстанда 1,8 миллионнан артык кеше сайлау участокларында булды. Республикада тавыш бирү хокукына ия 2,9 млн кеше яши. Шулай итеп, тавыш бирү 60 проценттан артып китте. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кешеләрнең күбесе стационар һәм гадәти участокларда булды — анда 1,4 млн кеше килде. Йорт яны территориясендәге махсус җиһазландырылган участокларда 134,6 мең татарстанлы тавыш бирде», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Бүген ачык һавада урнашкан тавыш бирү участоклары үз эшләрен туктатачак. 1 июльдә илнең Төп законына төзәтмәләр буенча бары тик стационар участокларда яки өйдә генә тавыш бирергә мөмкин була.

Әлегә кадәр өйдән чыкмыйча гына, РФ Конституциясенә төзәтмәләргә карата үз мөнәсәбәтләрен 206,1 мең кеше белдерде. Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре аларда булганда Роспотребнадзор күрсәтмәләрен барысын да үтәде.

Татарстанлыларга өйдә тавыш бирү мөмкинлеге иртәгә дә сакланачак. Өйдә тавыш бирү турында гаризаны 1 июльдә 17.00 сәгатькә кадәр прописка урыны буенча участок комиссияләрендә бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100