news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сайлаучылар катнашуы буенча лидерларның берсе булган

18 мартта узган сайлауларда Идел буе федераль округы иң активларның берсе булды.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Идел буе федераль округы Россия Президентын сайлауларда иң активларның берсе булды. Бу хакта “ФедералПресс” хәбәр итә.

Идел буе федераль округының 14 төбәгендә сайлау участокларына сайлаучыларның 69,65 проценты (якынча 15 млн 870 мең кеше) килгән. Шуларның 77,33 проценты (12 млн 272 мең кеше) тавышларын Владимир Путинга биргән.

Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында сайлаучылар катнашуы буенча лидерларның берсе булды. Барлык сайлаучыларның 77,5 проценты катнашкан. Владимир Путин өчен сайлау участокларына килүчеләрнең 82 проценттан артыгы тавыш биргән.

Россия субъектлары арасында сайлаучылар катнашуы һәм тавышларын Владимир Путинга бирү буенча Тыва рекордсмен: 93,63 процент һәм 91,98 процент.

Соңгы урында –Ерак Көнчыгыш федераль округы. Биредә сайлаучылар активлыгы 63,99 процент булган. Владимир Путинга сайлау участокларына килүчеләрнең 66,22 проценты тавыш биргән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100