news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сайлау участокларында 67 хокук бозу турында хәбәр килеп ирешкән

Аларның берсе дә расланмады, диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстандагы сайлау участокларында хокук бозу хакында 67 хәбәр килеп ирешкән. Тикшеренүләр барышында аларның берсе дә расланмаган.

 Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе барлык төр хәбәрләрне дә тикшерә, шул исәптән, анонимнарны да. Һәр факт буенча шунда ук тикшерү уздырыла. Кирәк вакытта сайлау участогына барабыз. Болар барысы да оператив рәвештә башкарыла”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot