news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Сайлау комиссиясе: Республика халкы сайлауда актив тавыш бирә

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көнендә участокларга керүчеләр саны бер үк вакытта 12 кешедән дә артмаска тиеш.

Татарстан Сайлау комиссиясе: Республика халкы сайлауда актив тавыш бирә

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан халкы сайлауларда актив тавыш бирү традициясе белән аерылып тора һәм бу төбәккә карата зур кызыксыну уята. Бу хакта «Минем тавыш» сайлаучылар онлайн-форумында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев әйтте.

«Безнең республикада тавыш бирү традицияләре бик ныклы. Татарстан сайлау кампанияләрендә яхшы, актив тавыш бирә. Шуңа күрә бу тавыш бирүдә Татарстанга карата кызыксыну зур һәм киләчәктәге сайлау кампанияләрендә дә шулай булачак», — диде ул.

Кондратьев сайлаучыларга участокка шәхси саклану чараларында килү яхшырак булачак, диде. Шул ук вакытта «Һәр участокта термометрияне узу, перчаткалар, битлекләр һәм ручкалар алу мөмкинлеге булачак. Без тавыш бирүдә катнашучылар белән бөтенләй контактка кермәячәкбез», — диде ул.

Участокларда дезинфекцияли торган келәмнәр һәм антисептиклар булачак. Шулай ук 1,5 метр дистанция саклау өчен билгеләр ясалачак. Тавыш бирү кабиналарында алгы пәрдә булмаячак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100