news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Сайлау кодексына үзгәрешләр кертелә

Җирле үзидарәнең вәкиллекле органы депутатлыгына кандидатның яшен билгеләү өлешендә үзгәреш кертелә: тавыш бирү көненә 21 яшькә җитү турындаг

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында катнашучы депутатлар беренче укылышта “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын беренче укылышта кабул итте. Парламентарийларны әлеге документ белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин таныштырды.

Бу закон проекты ТР Сайлау кодексын сайлаулар турында федераль законнарга туры китерү, шулай ук, Кодексны куллану практикасын исәпкә алып, Татарстанда сайлау барышын камилләштерү максатында эшләнгән.

Әлеге документ 2 статьядан тора. Беренче статьяда ТР Сайлау кодексының аерым статьяларын үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә, икенче статья законның үз көченә керүенә багышланган. Аерым алганда, җирле үзидарәнең вәкиллекле органы депутатлыгына кандидатның яшен билгеләү өлешендә үзгәреш кертелә: тавыш бирү көненә 21 яшькә җитү турындагы таләп 18 яшькә кадәр киметелә.

Федераль законнар нигезендә, закон проектында яңа төзелгән муниципаль берәмлекнең җирле үзидәрә органнарына сайлаулар ул төзелгән көннән алып 6 айдан да соңга калмыйча үткәрелергә тиеш дип билгеләнә.

Шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына таләпләр тәгаенләнә. Мәсәлән, ТР Сайлау комиссиясе әгъзасына, шулай ук даими нигездә эшләүче һәм юридик зат булып торучы башка сайлау комиссиясе әгъзасына, үзенә йөкләнгән вазыйфаларны үтәү белән бәйле булмаган эшләрне башкару өчен, матди-техник, финанс чараларыннан һәм хезмәт эшчәнлеге өчен билгеләнгән мәгълүмат тәэминаты чараларыннан файдалану тыела.

2008 елның 25 декабрендәге 281 нче федераль законны тормышка ашырып, ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе вәкаләтләре территориаль комиссиягә йөкләнергә мөмкин. Әгәр муниципаль берәмлек территориясендә берничә территориаль комиссия төзелсә, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе вәкаләтләре шуларның берсенә йөкләнергә мөмкин.

2009 елның 9 февралендәге 3 нче номерлы Федераль закон сәяси партияләрнең сайлауларда катнашуга бертигез шартларын тәэмин итү рәвеше буларак, сайлау залогы институтын юкка чыгарды. Шундый ук үзгәрешләр ТР Сайлау кодексы нигезнамәләренә дә кертелде. Имзалар җыю сәяси партияләрне сайлау кампаниясенең иң башлангыч этабында үз карашларын пропагандалу эшчәнлеген активлаштыра, шуның белән сайлаучыларның сәяси белемен арттыра.

2009 елның 5 апрелендәге 42 нче Федераль закон нигезендә, шулай ук үзгәрешләр кертелә: муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларда сәяси партия кандидатлар исемлеген мөстәкыйль күрсәтү хокукына ия булган бердәнбер сайлау берләшмәсе булып тора. Шуның белән бергә сәяси партияләр булып тормаган иҗтимагый берләшмәләргә сәяси партияләр кандидатлары исемлекләре составына кандидатураларны муниципаль сайлауларда тәкъдим итү хокукы бирелә. Моның өчен сәяси партияләр булып тормаган иҗтимагый берләшмә сәяси партия белән берлек төзергә тиеш. Шуңа күрә мондый иҗтимагый берәмлекнең сәяси партия белән бергә муниципаль сайлауларда катнашуы турында шартнамә төзергә кирәк.

Федераль законнар белән килештерү максатларында, ТР Сайлау кодексына дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары сайлауларын билгеләү турындагы карар рәсми басылып чыккан көнгә сәяси партияләр, депутат мандатларын бүоешүгә кертелгән кандидатлар исемлекләрен РФ субъектларының кимендә өчтән бере гамәлдә булуын билгели торган үзгәрешләр кертелә.

Бүген шулай ук “Референдумнар турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проекты беренче укылышта кабул итте.

Дүртенче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы декабрь ае ахырында үз эшен дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100