news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан шәхси торак төзелешенә ипотека бирү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде

Татарстан шәхси торак төзелешенә ипотека бирү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Республикасы шәхси торак төзелешенә бирелгән ипотека торак кредитлары күләме буенча Россиядә өченче урын яулады. Бу хакта мәгълүмат Россия Үзәк банкы сайтында урнаштырылган ипотека торак кредитлары базарына күзәтүдә китерелгән.

Татарстанда шәхси торак төзелешенә бер айда 2,8 миллиард сум күләмендә кредитлар рәсмиләштергән. Моннан зуррак күрсәткеч бары тик Мәскәүдә (4,4 млрд сум) һәм Мәскәү өлкәсендә генә (3,9 млрд сум). Шулай ук әлеге күрсәткеч буенча лидерлар унлыгыга Санкт-Петербург, Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Ростов өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы да кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot