Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан - шәхси йортларны арендалауның кыйммәтлелеге буенча Россиядә 22нче урында
Татарстанда шәхси йортны арендага алу 2025 елның мае нәтиҗәләре буенча аена уртача 67,3 мең сум тора. Өстәвенә, ел башыннан әлеге торакның аренда ставкалары республикада 2,4 процентка арткан, ә ТР коттеджларны арендалауның кыйммәтлелеге буенча Россиянең барлык төбәкләре арасында 22нче урын алган, диелә «Мир квартир» порталы аналитикасында.
Мәскәүдә йортны арендага алу - иң кыйммәте (108,1 мең сум). Шул ук вакытта, Россия башкаласында ел башыннан бәяләр 10 процентка кимегән. Икенче урында - Санкт-Петербург (98,7 мең, ставкалар 2025 елның гыйнварыннан 12,6 процентка төшкән). Өченче урында – Ямал-Ненец автономияле округы (97 мең), дүртенчедә - Мәскәү өлкәсе (94,7 мең), бишенче урында - Хабаровск крае (83,3 мең).
Беренче унлыкка шулай ук Мурманск өлкәсе (82,7 мең), Якутия (82 мең), Ленинград (79,1 мең), Калининград (77,8 мең) һәм Киров (77,6 мең) өлкәләре кергән.
Иң түбән аренда ставкалары Курган өлкәсендә (24 мең), Ингушетиядә (30 мең) һәм Кабарда-Балкар Республикасында (34,3 мең) теркәлгән.
Россия буенча шәхси йортны арендага алу аена уртача 59,6 мең сум тора. Ел башыннан ставкалар 0,7 процентка кимегән.
«Мир квартир» порталы генераль директоры Павел Луценко сүзләренчә, шәхси йортларны арендалау турындагы тәкъдимнәр саны ел башыннан – 56 процентка, ә 2024 елның мае белән чагыштырганда 132 процентка арткан.
Шул ук вакытта, ихтыяҗ 2024 елның язындагы кебек югары түгел, дип раслый эксперт.
«Күрәсең, моның сәбәбе - салкын һава торышыдыр. Шулай ук йорт милекчеләренең зур өметләре, аларның күбесе арендага бирү өчен махсус рәвештә үз объектларын сатудан алган һәм артык югары бәя куйган. Арендатор мондый шартларга әзер түгелдер, мөгаен», - дип сүзен төгәлләде Луценко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз