Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Вьетнам белән үзара аңлашу турында меморандум имзалады
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган Россия – АСЕАН эшлекле форумы кысаларында Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы белән «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.
Фото: © Динара Прокопьева, «Татар-информ»**
«Бу бик зур вакыйга. Вьетнам — тиз үсеш алучы ил. Алар ун елда җитештерү күләмнәрен ике тапкыр арттырачак. Без яхшы элемтәләребезне саклап калачакбыз. Күптән түгел палата президенты булган хезмәттәшемне котлыйм. Без аның белән бергәләп нәтиҗәле эш башкарачакбыз, дип уйлыйм. Вьетнам делегациясенә форумдагы актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм», — диде меморандумны имзаланганнан соң Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев.
Фото: © Динара Прокопьева, «Татар-информ»**
«Мин Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы исеменнән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән дәвамлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерәм. Мөнәсәбәтләребезне үстерүгә зур өлеш кертә алачакбыз, дип ышанам», — диде Вьетнам ягы вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз